Йөрәгең кайда?! (Зөлфия Мансур ХИКӘЯСЕ)
Мәктәпне тәмамлагач кая барырга дигән сорауның Газинур алдында беркайчан да торганы булмады. Беркая да китәргә җыенмады ул. Ә нәрсәгә каядыр китәргә?!
Аңа туган авылында да бик рәхәт. Әнә ул, Үшнәнең текә яры өстендәге өч нарат артыннан сызылып ата торган алсу таңнарны, язын башта умырзаялары, аннары хуш исле ландышлары, ромашкалары, кыңгырау...